СИА бизнес-миссиясе

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Талия Миңнуллина ТР Хөкүмәт Йортында Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм ВЭБ.РФ үсеш дәүләт корпорациясенең стратегик бизнес-миссиясенең йомгаклау сессиясендә катнашты

Модератор булып « Икътисадны үстерү һәм трансформация агентлыгы» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Онищенко чыгыш ясады.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кыскача төбәкнең 2023 елгы социаль-икътисади нәтиҗәләрен билгеләде, шулай ук ВЭБ.РФ финанслау ярдәмендә республиканың моношәһәрләрендә заманча сәнәгать мәйданчыклары булдырылуын билгеләп үтте. Бу - Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама сәнәгать парклары. Европадагы иң зур паркы КИП “Мастер” үз мәйданын шактый арттырган. “Хайер” компаниясенең эре проектына зур ярдәм күрсәтелә – “Хайер” сәнәгать паркы өчен инфраструктура булдырылган. ВЭБ. РФ ярдәме булмаса, бу мөмкин булмас иде. Бу проектлар ярдәмендә 18 меңнән артык эш урыны булдырылган. Компанияләр 56 млрд сум инвестицияләгән.

Татарстанда мәгариф өлкәсендә ВЭБ.РФ ярдәме белән дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында 3 мәктәп төзелде.

Республикада Инвестицион климат торышының милли рейтингы өлешендә зур эш алып барыла, Татарстан гадәт буенча рейтинг нәтиҗәләре буенча төбәкләрнең беренче өчлегенә керә.

Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева: "Бүген безнең очрашу кысаларында илебез тормышының иң төп юнәлешләре буенча яңа стратегик векторлары турында фикер алышу булачак дип өметләнәбез. Һәм Татарстан Республикасы командасы, Республика бизнесының һәртөрле ярдәменә өметләнәбез - бу ярдәмне без һәрвакыт сиздек һәм сезнең белән бик күп яхшы һәм кызыклы әһәмиятле проектлар эшләдек – республика үсеше өчен дә, бөтен илебез үсеше өчен дә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International