237 миллион сум бәягә исәпләнгән «Нуриевлар Клиникасы» компанияләр төркеменең медицина үзәген ачу тантанасында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге хөкүмәт төркеме составында катнашты.
Агентлык проектны ТР Инвестиция советы аша 2018 ел ахырында үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча медицина үзәге төзү өчен җир участогы ТР Рәисе боерыгы белән бүлеп бирелде. Гамәлгә ашыру башыннан ахырына кадәр ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан Мэриясе ярдәме белән барды.
Медицина үзәгенең ике төп профиле бар: хирургия һәм лаборатория. Беренчесе рентген-аппарат контроле астында операцияләр ясарга мөмкинлек бирә. Ә лабораториянең куәте - елына 220 мең тикшеренү үткәрү.
Яңа медицина үзәге ярдәмендә 100 яңа эш урыны булдырылган. Пациентлар өчен гинекологик һәм урологик операцияләрне көтү вакыты кыскарачак. Мәсәлән, 2024 елга 1000 гинекология, 300 дән артык пластик хирургия һәм 100 дән артык урология планлаштырылган.
Талия Миңнуллина: “Әлеге проект Инвестиция советын узды һәм республика хөкүмәте тарафыннан социаль әһәмиятле буларак хупланды. Бу юнәлешне алга таба да сакларга, барлык категория гражданнар өчен хезмәтләрнең сыйфатын һәм уңайлылыгын тәэмин итәргә кирәк дип саныйм. Шулай итеп, шәхси бизнес дәүләткә кешеләрнең сәламәтлеген, аларның тормыш сыйфатын саклауның мөһим бурычын хәл итүдә ярдәм итәчәк”.