Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясендә түбәндәге бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Рәисенең боерыгы белән Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте игълан ителде:
1. «Халык сәламәтлеген саклау эшендә намуслы хезмәте һәм казанышлары өчен» «Нуриевлар Клиникасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять коллективына. Генераль директор - Нуриев Ильяс Рафаил улына тапшырыла.
2. «Нәтиҗәле хезмәте һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен»
- Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Владимир Валерьевич Фугинга;
- Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының инвестицияләр җәлеп итү эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Чернова Марина Иннокентьевнага;
- «Халыкара программалар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Шәйхетдинова Диана Олеговнага.
Татарстан Республикасының Премьер-министры боерыгы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте игълан ителде:
1. «Нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен»
- «ДМЭнерджи» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Мартелов Никита Владимировичка;
- «Үсеш» сәнәгать паркы идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять коллективына. Директор Пучкин Константин Юрьевичка тапшырыла;
- Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының дәүләт-хосусый партнерлыгын үстерү бүлеге башлыгы Жиганова Элина Азгат кызына;
- Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының беркетмә бүлеге башлыгы Назимова Резидә Малик кызына;
- Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының мәгълүмат- аналитика бүлегенең әйдәп баручы белгече Шәймарданова Әдилә Сөләйман кызына;
- Халыкара программалар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешманың маркетологы Әхмәтшина Яна Владимировнага;
- «Халыкара программалар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешманың күргәзмә эшчәнлеге бүлеге рәисе Кузовкова Дарья Андреевнага;
- «Халыкара программалар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешманың юристы Кулиев Фарход Йигиталиевичка;
- «Халыкара программалар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешманың программа директоры Равзутдинова Алина Наил кызына;
- «Халыкара программалар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешманың көнчыгышны өйрәнүчесе Халид Гамдан Хаммод Мокбелга.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе боерыгы белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Рәхмәте игълан ителде:
1. «Югары профессионализм һәм Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын үстерүгә керткән зур өлеше өчен»
- РоманГрупп компанияләр төркеме җитәкчесе Яковлев Станислав Игоревичка;
- «ИВЦ» Анатомика» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Михеев Альмир Александровичка;
- «Красный Восток» компанияләр төркеме» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Хәйруллин Адель Айрат улына.