Алабугада 4,2 мең хезмәткәр өчен йортлар төзелде

2024 елның 2 феврале, җомга

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина республика Рәисенең Хөкүмәт делегациясе составында Алабуга шәһәрендәге «Көньяк парк» торак комплексында булды.

«Алабуга» МИЗ төзегән торак комплексы 11 биш катлы йортны үз эченә ала һәм 4,2 мең кешегә исәпләнгән. Мебель һәм көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган уңайлы фатирларда махсус икътисади зона хезмәткәрләре һәм «Алабуга Политех» мәгариф үзәге колледжистлары яши.

Талия Миңнуллина: "Хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудыру - бүгенге чынбарлыкта бик мөһим булган кадрлар сәясәтенең бер өлеше. Бу максатлар өчен тиешле социаль һәм торак инфраструктурасы булдырыла. «Алабуга» МИЗ бу мәсьәләдә кабат алда бара. Хәзер инде хезмәт базарында белгечләр, ул эш кенә түгел, торак та бирә, гаилә әгъзалары өчен шартлар тудыра алган эш бирүчене сайлыйлар".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International