Республиканың эшлекле берләшмәләренең «зур дүртесе» вәкилләре Татарстан Республикасының Планлаштыру институты катнашында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында эшлекле очрашуда Татарстанның инвестицион картасы макеты турында фикер алыштылар.
Сәүдә-сәнәгать палатасының, Эшлекле Россиянең, Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясенең төбәк бүлекчәләре вәкилләре инвесткартаның тест вариантын карадылар һәм бизнестан потенциаль кулланучылар буларак киңәшләр бирделәр.
ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева эшлеклеләргә яңа картаның искергән агымдагы ресурс урынына Региональ инвестиция стандарты таләпләренә туры килү өчен төзелүен аңлатты.
Инвестиция картасы февраль ахырында кулланыла алачак.