Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы үткәргән медицина һәм фармацевтика буенча семинар төгәлләнде.
Семинарда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле урынбасары Булат Миңнуллин, ТР ИҮА һәм ТР Үсеш Корпорациясе, Франция, Чехия, Төньяк Корея, кайбер эре Татарстан, Россия һәм чит ил медицина һәм фармацевтика компанияләре вәкилләре катнаштылар. Шулар арасында Siemens, General Electric, «Корпоративные информационные рутины», Covidien, ҖЧҖ «БЛОК», «РехабТехник» компанияләре булдылар.
FAVEA Group Чехия компаниясе семинарда биофармацевтика өлкәсен тәкъдим итте. Favea Group берничә Татарстан эшкуарлары белән хезмәттәшлектә тора.
“Татарстанда медицина хезмәте буенча Идел буе регион үзәгенә әйләнергә бөтен шартлар бар”, - дип Линар Якупов билгеләде.
“Медицина индустриясе кече һәм урта бизнессыз алга таба бара алмый, - дип ассызыклады. – “Бу сораулар “СМАРТ Сити Казан” проектын тормышка ашыруда исәпкә алына”.
“СМАРТ Сити Казан” проекты бүгенге уртаклашуның төп темасы булып торды. Мәйдан Россиянең яңа эш үзәгенә әйләнәчәк һәм бизнес үстерү өчен күп төрле юнәлешләрне тәкъдим итәчәк. Медицина кластеры кысаларында мәйданда медицина белеме клиникасы, медицина технопаркы һәм фән-тикшеренү үзәге булачак.
Линар Якупов сүзләре буенча, махсус икътисади зоналар, “СМАРТ Сити Казан” кебек проектлар булуы медицина компанияләренә яхшы шартлар тудыра.
ТР ИҮА анализы буенча 2020 елга Татарстанда фармацевтика продукциясенең өлеше 50% тәшкил итүе көтелә. Россия дәүләт сәясәте чит ил медицина җитештерүләрен урнаштыруга юнәлгән. Татарстанның өстенлекләре арасында көчле фән һәм тәҗрибә нигезе булуы ассызыклана.
Семинарда, шулай ук, Татарстан Республикасында эшли торган медицина компанияләренең отышлы тарихлары күрсәтелде. Шулар арасында, ААҖ “Татхимфармпрепараты”, ААҖ “Казан медицина әсбапләре заводы”, “Казан югары медицина технологияләр буенча белем үзәге” булдылар.
ААҖ “Казан медицина әсбапләре заводы”ның Икътисад буенча Генераль директор урынбасары Сергей Янкин чыгыш барышында чит ил компанияләре белән бердәм эшмәкәрлекне булдыруда кызыксынуын белдерде.
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ильдар Фатихов үз чиратында Татарстан Республикасының күп төрле проектлар өчен инвестицион мәйдан рәвешендә булырга әзерлеген ассызыклады. Ильдар Фатихов, шулай ук, Татарстанда медицина өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык рәвешендә проектларны тормышка ашыруның отышлы тәҗрибәләрен сөйләде. «Ава Петер» һәм гемодиализ клиникасы мисал булып тордылар.
ҖЧҖ «Covidien» Проект җитәкчесе Андрей Корнеев «СМАРТ Сити Казан» проекты чит ил компанияләрен Россиягә керергә чакыра.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте