Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ENNA Германия фән компаниясе белән очрашу узды. ENNA энергия эффективлыгы өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгелләнә һәм энергетик уйлап табулар өлкәсендә инновацион инженер хезмәтен тәкъдим итә.
Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын презентацияләгәндә Республикада җайлы бизнес алып бару өчен булдырылган мәйданнар булуы билгеләнде. Шулай ук “СМАРТ Сити Казан” проекты презентацияләнде.
Үз чиратында ENNA вәкиллләре үзенең төп эшчәнлеген презентацияләделәр. Компаниянең төп эшчәнлеге кояш җылылыгын саклау һәм биомассаларны куллану булып тора.
ENNA компаниясе вәкиллләре Татарстанга контактлар урнаштыру һәм партнерларны эзләү максатында килделәр. Компания “СМАРТ Сити Казан” проекты белән дә кызыксындылар.
ENNA Германия фән компаниясенең бер вәкиле 2014 елның Россия һәм Европа Берләшмәсе арасындагы фән-техника хезмәттәшлеге елы булып торганын белдерде. Бу алдагы аралашу сорауларын карарга тагын да ярдәм итәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте