Бүген ТР ИҮА дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү бүлеге башлыгы Элина Җиһанова «Ведомости» түгәрәк өстәлендә «2024 ел ил өчен инфраструктура: яңа төзелешләр, яңа мәсьәләләр» темасына чыгыш ясады.
Чыгышның төп тезислары:
Килешүләр төзү өлкәләре:
- сәламәтлек саклау (8)
- коммуналь инфраструктура (106)
- мәгариф (3)
- социаль өлкә (2)
- спорт (4)
- гидротехник корылмалар
- транспорт инфраструктурасы (1)
Физик культура һәм спорт өлкәсендә «2016-2020 елларга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү» Федераль максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырылган Татарстан Республикасында муниципаль-хосусый партнерлык проекты иң яхшы проект булды.
Барлык гамәлдәге килешүләр буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 2023 елда 113,6 млрд сум тәшкил итте.
2022 елда Татарстан Республикасы ДХП үсеше өлкәсендә Россия төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә керде: https://t.me/tidanews/2357
Трансляция язмасына сылтама: https://events.vedomosti.ru/events/infra