“Сочи-2013” форумында регионның инвестицион имиджы һәм бренды турында сөйләшәчәкләр

2013 елның 28 сентябре, шимбә

Сочи шәһәрендә Халыкара инвестицион форумы “Сочи-2013” дәвам итә.

Искә төшерик, форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясе катнаша. Делегация составына Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов керә.

27 сентябрь көнне Линар Якупов “Федераль һәм региональ үсеш институтлары: регионнар өчен эффективлык бармы?” панель сөйләшүендә чыгыш ясады. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, шулай ук, Россия Сбербанкы оештырган иртәнге эш ашында, “Яшәүнең икътисади үсеше һәм сыйфаты” пленар утырышында һәм “Проблемалы инвестицион климаты булган илләргә чит ил инвестицияләрен җәлеп итү мөмкинлекләре” түгәрәк өстәлендә катнашты.

Форумның өченче көн кысаларында Линар Якупов бүген “Регионның инвестицион имиджы һәм бренды” панель сөйләшүендә катнаша. Шулай ук, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе “Дәүләт-шәхси партнерлык проектларын Россия Федерациясе регионнарында тормышка ашыруына тәкъдимнәр” регионара семинарында катнашачак. Семинар “Россия Федерациясендә дәүләт-шәхси партнерлык нигезлере турында” федераль законын алдагы вакытта кабул итүен дә карачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International