Регионнарга инвестицияләрне җәлеп итү буенча Россия агентлыгы Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы мисалында барлыкка киләчәк

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Инвестицияләрне җәлеп итү буенча Россия агентлыгын булдыру әмеренә кул кую турында РФ Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев “Сочи-2013” Халыкара инвестицион форумында белдерде.

Россия хөкүмәте башлыгы фикере буенча, бу оешма “бер яктан бер көн хезмәтенә әйләнергә, икенче яктан, агентлык Россия регионнарын дөнья базарында алга таба китерергә тиеш”.

Искә төшерик, “Сочи-2013” Халыкара инвестицион форумы 26-29 сентябрьдә үтте. Форумга Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе килде. Аның составында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Икътисади сораулар буенча ТР Президенты киңәшчесе Айрат Хайруллин, ТР Сәнагәть һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Информатизацияләү һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, ААҖ “Татнефть” Генераль директоры Шафагат Тахаутдинов, Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гильмутдинов керделәр.

Дмитрий Медведев форумның пленар утырышында һәм түгәрәк өстәлендә катнашты. РФ Хөкүмәт рәисе үз чыгышында” әле 2012 елда региональ инвестицион стандартны 15 иң яхшы региональ тәҗрибәсе нигезендә булдырырга дип карар ителде. Алар арасында Татарстан Республикасы да бар. Максат – региональ җитәкчеләргә киләчәк инвесторлар белән эшен яхшырту булып тора.

Федераль дәрәҗәдә инвестицияләрне җәлеп итү буенча махсус институтны булдыру турында уртаклашу барышында Татарстан Республикасының инвестицияләрне җәлеп итү отышлы тарихы каралды. Мәсәлән, Татарстан Республикасынң инвестицион үсеш агентлыгы эше билгеләнде.

Татарстан Республикасы Президенты Регионнарга инвестицияләрне җәлеп итү буенча Россия агентлыгын булдыруына ярдәмен белдерде.

Регионнарга инвестицияләрне җәлеп итү буенча Россия агентлыгын булдыру буенча эше РФ Икътисади үсеш министрлыгына, РФ Региональ үсеш министрлыгына һәм “Яңа проектларны җәлеп итү буенча стратегик инициатива агентлыгы”на йөкләнде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International