Бүген ТР ИҮА стеналарында Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина рәислегендә ДХП буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Очрашу барышында дәүләт-хосусый партнерлык буенча VI халыкара тармак форумы кысаларында тәкъдим ителгән проектлар каралды: https://tida.tatarstan.ru/prezentatsii-po-itogam-roud-shou-publichnaya.htm.
Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре дә киңәшмәдә катнаштылар, чөнки алар проектлар белән актив эшләделәр һәм аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр.
Аерым алганда:
Рөстәм ГАЙНУЛЛОВ - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары
Рамил ХӘЙРУЛЛИН - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары
Алмаз ХӨСӘЕНОВ - Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары
Ленар ҖАМАЛИЕВ - Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү бүлеге башлыгы Элина Жиганова ДХП (МХП) проектларын, шул исәптән ГАСу системасында концессия килешүләрен актуальләштерү буенча эш нәтиҗәләренә аерым басым ясады.
Шулай ук ТР башкарма хакимият органнары һәм республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен КФУ ДМИЮМ (рус. ВШГМУ) белән берлектә ДХП/МХП механизмнарын куллану һәм үстерү тематикасы буенча белем бирү чараларын (консультатив семинарлар) планлаштыру башланды.
Утырыш ахырында төркемнең 2024 елга эш планы расланды.