Региональ үсеш институтлары Казанда инвестицияләрне җәлеп итү буенча милли агентлыкны булдыру инициативасы турында уртаклаштылар

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Россия Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев Регионнарга инвестицияләрне җәлеп итү буенча Россия агентлыгын (РИҖИРА) булдыру указына кул кую турында белдерүдән соң берничә көн үткәч, Татарстан Республикасының башкаласында Россия регионнарына инвестицияләрне җәлеп итү буенча оешмалар вәкилләре киңәшмә үткәрделәр.

Семинарда  Татарстан Республикасы, Чиләбе, Свердловск, Рязань, Тамбов, Төньяк Осетия-Алания, Башкортстан, Саха, Камчатка һәм Ставрополь районнарының Инвестицион Үсеш агентлыклары һәм Үсеш Корпорацияләре вәкилләре катнаштылар. Казанда Россия Федерациясенең 22 субъектыннан региональ үсеш институтлары җитәкчеләре очраштылар.

Инвестицияләрне җәлеп итү: иң яхшы дөнья тәҗрибәсе” cеминарын ТР ИҮА, Стратегик инициатива агентлыгы (СИА) һәм Бөтендөнья банкы оештырдылар. Очрашу “Мираж” кунакханәсендә үтте.

СИА вәкилләре семинарда РИҖИРА ны булдыру буенча үз фикерен тәкъдим иттеләр. СИА вәкилләре сүзләре буенча, 2013 елның июленә Россиядә инвестицияләрне җәлеп итү буенча 55 региональ агентлык бар һәм бүген регионнарның инвестицион мөмкинлекләре буенча интерактив картасы эшләнә.

Очрашуда РИҖИРА ны булдыру мөһимлеге ассызыкланды. Татарстан Республикасының инвестицияләрне җәлеп итүдә тәҗрибәсе Россиядә иң яхшы булып торганы билгеләнде.

Татарстан башка регионнардан бик алда тора. Мәсәлән, Татарстан Республикасында 2012 елда «Invest in Tatarstan» масштаблы имидж PR-кампаниясе үтте.

Катнашучылар, шулай ук, тәҗрибә белән алышындылар, төрле сорауларны карадылар. Алар арасында регионнарда урнашкан үсеш институтларының компатенцияләрен арттыру һәм укыту булып торды. Шулай ук, Россиянең инвестицион эшчәнлегендә зур потенциалы булуы билгеләнде.

Семинарда Роберт Уайт чыгыш ясады. Бөтендөнья банкы группасының  инвестицияләрне җәлеп итү буенча Халыкара белгеч KazanSummit 2013 кысаларында чит ил капиталын җәлеп итүдә иң яхшы дөнья тәҗрибәсе турында  семинар үткәрәчәк.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International