Төркия белән Татарстан арасында инвестицион хезмәттәшлек көчәя бара
Бүген ТР инвестицион үсеш агентлыгына Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз килде. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашу барышында якларның инвестицион хезмәттәшлек буенча мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар. Анда шулай ук төзелеш өлкәсендә үз проектларын гамәлгә ашыручы төрек компаниясенең җитәкче составы да катнашты.
Кыска вакыт эчендә кунакханәләр, форумнар өчен конференц заллар төзү өчен модульле конструкцияләр төзү белән 37 ел инде шөгыльләнүче төзелеш компаниясе Россиядә үз бизнес-юлын башлый һәм уңышлы старт өчен Татарстанны сайланды.
“Без Татарстанның актив үсештә булуын беләбез. Без Татарстан белән технологик һәм инвестицион өлкәдә хезмәттәшлек итәргә әзер” - компания җитәкчесе.
Хәтта 15-20 елдан соң да модульле конструкцияләрне башка урынга күчереп, кабат куллану мөмкин булачак. Талия Илгиз кызы башта республикада беренче пилот проектын гамәлгә ашырырга тәкъдим итте, мәсәлән, ябык спорт мәйданчыгы, кунакханә яки сәнәгать, җиңел төзелә торган һәм җылытыла торган бина төзү.
Якын көннәрдә Татарстан Республикасы төзелеш министры белән шундый очрашу булачак.
Белешмә өчен:
Модульле конструкция - бу мәйданчыктан тыш төзелеш процессы, анда бина компонентлары завод шартларында эшләнә, ә аннары алар җыела торган мәйданга китерелә.