Премьер-министр билгеләп үткәнчә, республика предприятиеләре һәм оешмалары үз производстволарын үстерүне, инвестицион активлыкны дәвам итәләр, логистика һәм сату базарларын төзиләр. Тулаем төбәк продукты 4 320 млрд сум тәшкил итте, җибәрелгән продукция күләме 4742,3 млрд сумнан артып китте. Авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме - 289 млрд сум.
Алексей Песошин, ТР премьер-министры: “Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме мөһим күрсәткеч булып тора. 2023 ел нәтиҗәләре буенча бу 1 триллион 180 миллиард сумнан артык. Үсеш темпы 120 проценттан артып китте. Инвестицияләрнең 70 проценты – предприятиеләрнең үз акчалары. Системалы ярдәм һәм яңа финанслау механизмнарын кертү зур масштаблы проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итә”.
Быел гыйнвар аенда узган ТР ИҮА Коллегиясендә Агентлык җитәкчесе инвестицияләү өчен иң популяр тармаклар эшкәртү сәнәгате, транспортлау һәм саклау, файдалы казылмалар чыгару булды дип хәбәр итте.
2023 елда инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан Инвестиция советының 18 утырышы әзерләнде (https://tida.tatarstan.ru/2023-god-7560089.htm). 167 инвестицион проект һәм аларның финанс модельләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы катнашында төгәлләнде.
Коллегиянең трансляциясе: https://m.vk.com/video-211407548_456239216
Коллегия материаллары: https://tida.tatarstan.ru/2024
Махсус икътисади зоналар турында:
Резидентлар тарафыннан башкарылган инвестицияләр күләме бөтен чорда - 168 млрд 600 млн сум.
9300дән артык эш урыны булдырылган.
Һәм сәнәгать парклары турында.
https://vk.com/wall-211407548_1383