Килешүләрнең барлык суммасы якынча 1 млрд. доллар тәшкил итә. Килешүләргә кул кую Россия һәм ИХО илләре арасында V Халыкара саммиты – “Россия һәм ИХО илләре арасында икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытуда практик адымнар” стратегик форумы кысаларында булды.
Беренче килешү – 760 млн. доллар тәшкил иткән Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) һәм ТР ИҮА арасындагы тиҗәрәт күчемсез мөлкәтен үстерү буенча килешү.
Икенчесе - Radiance Hospitality Group Сингапур компаниясе белән 180 млн. доллар тәшкил иткән Менеджмент һәм Кунакчыллык университеты, транзит кунакханә һәм апарт-отель төзелеше буенча килешү.
Өченче - TGT Oil and Gas Services Халыкара нефть хезмәте компаниясе белән 11 млн. доллар тәшкил иткән килешү булып тора.
Стратегик форум кысаларында «Wipro Technologies Limited» һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе “СМАРТ Сити Казан”ның ICT мастер-планын уйлап табу буенча үзара аңлашу килешүенә кул куйдылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте