Казанда бишенче Россия һәм ИХО илләре арасындагы хезмәттәшлек буенча саммит эшли башлады.
Бүген Халыкара мәгълүмат үзәге мәйданында (Универсиада авылы) Россия һәм ИХО илләре арасындагы VХалыкара Икътисади саммиты ачылды.
Саммит Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов оештырган эш иртәнге ашы белән ачылды. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов очрашуның модераторы булып торды.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, “KazanSummit Россияне ислам дөньясы белән якынайтырга булыша”. Ул KazanSummit ка килгән делегацияләргә рәхмәт белдерде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча KazanSummit Россия һәм ислам дөньясының очрашу мәйданы булып торганын гына түгел, әмма шулай ук ул Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын күрсәтә.
Иртәнге аш дискуссиясе барышында анда катнашкан спикерлар Татарстан белән булган аралашулар белән бүлештеләр, хезмәттәшлекнең махсус юнәлешләрен һәм нәтиҗәләрен билгеләделәр. «Ernst & Young», PricewaterhouseCoopers, Thomson Reuters компанияләре үзенең фикерләре белән алышындылар. CNBC бизнес-каналы һәм «Российская газета» да үзенең тәэсирләре турында сөйләделәр.
Иртәнге аш белән параллель рәвештә KazanSummit 2013 мәйданында “Акыллы” шәһәрләр – регионнарның икътисади үсеше” форумы, Дөнья сәүдәсе буенча бизнес-форумы һәм “Туры чит ил инвестицияләргә ярдәм итү форумы үттеләр.
Кайбер форумнарны ТР ИҮА белән бергә ТР Экспорт Корпорациясе оештырды. Мәсәлән, дөнья сәүдәсе буенча уртаклашуда Айрат Назмеев чыгыш ясады.
KazanSummit 2013 беренче көненең икенче яртысында ислам икътисады һәм финанслары буенча конференция, инвестицион форум һәм медиа-форум үтте.
Саммит эшенең беренче көне Рөстәм Миңнехановның чит ил һәм ватан Матбугат хезмәтләре вәкилләре белән очрашу, ТР Президенты исеменнән тантаналы кичке аш һәм KazanSummit 2013 ат чабышлары белән тәмамланды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте