Бүген Россия һәм ИХО илләре арасында V Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) эшли башлады. Шунда чит ил һәм ватан бизнес, матбугат хезмәте, дәүләт вәкилләре, белгечләр һәм инвесторлар катнашалар.
Искә төшерик, KazanSummit 2013 2-3 октябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәге мәйданында үтә. Саммитта инвестицион, бизнес, медиа форумнар, түгәрәк өстәлләр, эш очрашулар һәм күргәзмәләр үтәчәк.
Гадәттәгечә, KazanSummit чарасында ислам икътисады һәм финанслары буенча конференция үтә. Конференция кысаларында ислам финансларының Россиядә үсүе каралачак.
Беренче сессия спикерлары Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Maxim Corporate finance LLP» Британия компаниясе Президенты Вахид Кайзер, Саффолк университеты вәкиле Дабабрата Чоудхари, Казахстан Республикасының милли банкы Данияр Акишев һәм Урта Көнчыгыш, Африка, Россия һәм БДБ илләрендә Thomson Reuters халыкара компаниясенең Идарәче директоры Бэзил Мофтах булып тордылар.
Вахид Кайзер, форумны ачканда, ислам финансларының бөтен дөнья буенча үсеш алуы һәм Татарстан Республикасында аның үсеше өчен махсус шартлар булганын билгеләде. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов үз чыгышында Татарстанның шул өлкәдә тәҗрибәсе булганын ассызыклады. Мәсәлән, Татарстан Республикасында Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше буенча тиҗәрәтсез фонды һәм Татарстан Халыкара инвестицион компаниясе эшли. Шулай ук, “Ак Барс” банкының регионда ислам финанслау буенча эш итүе билгеләнде.
Чыгышларның берсе Казахстан Республикасында ислам финансларының үсешенә багышланды. Казахстан Республикасында “Аль-Хәләл” беренче ислам банкы ачышы һәм икътисади секторының үсеше турында Данияр Акишев сөйләде.
Ислам икътисады һәм финанслары буенча конференциясенең икенче сессиясе Россия Федерациясендә ислам финансларының үсеше турында булды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте