Махсус диплом алмаган белгечләрнең фикерләре яисә Ничек матбугат хезмәтен икътисад һәм финанслар буенча мәкаләләрне язырга өйрәтергә

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Матбугат хезмәте өлкәсендә белгечләрнең һәм журналистларның кыска мәкаләләре турында Россия һәм ИХО илләре арасындагы Халыкара икътисади саммиты кысаларында үткән медиа-форумда уртаклаштылар.

Медиа-форумда матбугат хезмәтенең Россия имиджын күрсәтүендә роле каралды. Чара кысаларында «Business New Europe» Баш редакторы Бен Арис, «Капитал страны» Генераль директоры Елена Ивкина, BRICS Business Magazine бастыручы Арман Джилавян, «Российская газета» Генераль директоры урынбасары Евгений Абов, «Экономическая газета» бастыру өе Генераль директоры урынбасары Ольга Ирзун һәм башкалар катнаштылар.

Чыгышлар барышында күп санлы сораулар бирелде. Шулар арасында матбугат хезмәтенең бары тик негатив яңалыкларны җентекләп күрсәтүдә, а позитив булган мәгълүматының ачылмаганы билгеләнде. Шулай итеп, яңалыкларны караган, укыган кешеләр дөньяда булган бары тик начар хәлләре турында беләләр.

Форумның тагын бер темасы Россиянең чит ил журналларында булган имиджы булып торды. «Business New Europe» Баш редакторы Бен Арис катнашучыларга Россия Федерациясенең «The Economist» журналында берничә ел дәвамында торган имиджы турында сөйләде. Бен Арис Россия икътисадының анализын да тәкъдим итте. Шунда Россия икътисадының 4-6 еллык суперцикллар үтүе билгеләнде. Шул еллар арасында икътисад зур үсә, шуннан соң төшеп тагын үсә. Анализ буенча, алдагы 2-3 ел дәвамында Россияне икътисади үсеш көтә.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International