17 апрельдә ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Инсаф Галиев агентлыкларның коллегалары-җитәкчеләре белән бергә сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек блогында комиссиянең IV утырышында доклад белән чыгыш ясады. Катнашучыларның һәрберсе билгеле бер эш блогы турында доклад белән чыгыш ясады. Инсаф Галиев ТР ИҮАның Әзербайҗан белән уртак эш юнәлешләре, KazanForum эшчәнлеге һәм анда Әзербайҗанның роле турында сөйләде: түгәрәк өстәлләр, имзаланган килешүләр, узган елгы конгресс-күргәзмә эшчәнлеге һәм 2024 елга планнар, Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир итте, эш казанышлары, инвестицион өлкәдә ирешелгән күрсәткечләр турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, комиссиянең утырышы Казанда 2023 елның апрелендә узды. Әзербайҗан ягыннан рәис булып икътисад министры Микаил Чыңгыз оглы Джаббаров, ә Татарстан ягыннан республиканың Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко булды. Визит кысаларында Әзербайҗан делегациясе ТР ИҮА Бердәм презентация үзәгендә булды һәм Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашты.
Тулырак: https://t.me/tidanews/2161