“СМАРТ Сити Казан”да беренче объектлар төзелеше башланды

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның яңа инвестицион мәйданы төзелешенә таш кую церемониясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Федерация Киңәшмәсе рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, Проектның Баш архитекторы Норлиза Хашим, Tatarstan Gulf Investment Company идарәсе рәисе Халед Аль Джассим һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнаштылар.

Россиянең яңа бизнес-хабы - “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы төзелешенә старт Россия һәм ИХО илләре арасында V Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) кысаларында 2 октябрь көнне башланды.

ТР Президенты “СМАРТ Сити Казан” инвесторларын һәм резидентларын, дәүләт органнары, төзелеш оешмалары вәкилләрен сәламләгәндә, республиканың шул проекты тормышка ашыруда зур эшен билгеләде.

“Мастер-план, шәһәр планы әзер, инвесторлар белән сөйләшүләр үтте”, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.

Проектның Баш архитекторы Норлиза Хашим Татарстан хөкүмәтен шундый мөмкинлек өчен рәхмәтләде һәм проектның сораулардан, сөйләшүләрдән тормышка ашыру этапларына күчүен билгеләде.

Таш кую чарасында, шулай ук, KazanSummit 2013 катнашучылары булды. Шулар арасында БГЭ, Катар вәкилләре, «Эрнст энд Янг» компаниясенең “акыллы” шәһәрләр буенча үсеш үзәге Башкарма директоры Билл Хатчисон катнаштылар.

Киләчәк шәһәр нигезенә Халыкара инвестицион технополисының (ХИТ) дүрт тубын куйдылар: фән һәм белем зонасы, җәмгыять һәм эш зонасы, махсус икътисади зона һәм парк зонасын гәүдәләндергән. Бу зоналар республиканың төп үсеш нокталары булып торачаклар һәм технополис мәйданында тормышка ашырылачак.

Проектның операторына -Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясенә Экологик төзелеш буенча Киңәшмәсеннән сертификат (RuGBC) бирделәр. Ул Корпорациянең “СМАРТ Сити Казан” проектында “яшел” төзелеш принципларын куллануы турында әйтә.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International