KazanSummit 2013 стратегиясе: Россия һәм ИХО илләре арасында икътисади бәйләнешләр

2013 елның 4 октябре, җомга

Россия һәм ИХО илләре арасында V Халыкара саммиты (KazanSummit 2013) кысаларында үткән стратегик форум, гадәттәгечә, Камиль хәзрәт Самигуллинның Көрән укуыннан башланды.

Россия һәм ИХО илләре арасында V Халыкара икътисади саммиты Россия һәм ИХО илләре арасында икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча практик адымнар форумы белән тәмамланды. Форумда ватан һәм  43 чит ил бизнес, дәүләт вәкилләре, белгечләр, инвесторлар һәм 150 матбугат хезмәте вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов форумда катнашучыларын сәламләп, саммитның Россия һәм ИХО илләре арасындагы хезмәттәшлегендә үскән ролен билгеләде. Шулай ук форум азагында килешүләргә кул куелачагы турында әйтелде. Линар Якупов чыгышыннан соң KazanSummit ның беренче көненең эше турында видео-ролик күрсәтелде.

Стратегик форум спикерлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ИХО илләре генераль сәркатибе Экмеледдин Ихсаноглу, Федерация Киңәшмәсе Федераль Җыелыш рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, БГЭ Икътисад һәм сәүдә министры урынбасары Абдулла Аль Салех, Катар Икътисад һәм сәүдә министры урынбасары Султан Аль Хатер, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йомышлар буенча илчесе Константин Шувалов һәм, шулай ук, Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев булып тордылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың инвестицион потенциалы, ислам дөньясы үсеше турында сөйләде. Президент чышгышы барышында “СМАРТ Сити Казан” проектының төзелеше башлавы турында ассызыклады. ИХО илләре генераль сәркатибе Экмеледдин Ихсаноглу үз чыгышында Россия һәм ИХО илләре арасында сәүдә үсешен билгеләде.

Федерация Киңәшмәсе Федераль Җыелыш рәисе урынбасары Ильяс Умаханов форум алдында үткән парламент сессиясе тәмамлавын ассызыклады. Шунда алар Россия Федерациясе һәм ИХО илләре парламентлары вәкилләре арасында аралашу, яхшы эш һәм инвестицион климаты, мәдәниятара диалогы үсеше турында уртаклаштылар.

Минтимер Шәймиев та форумда сүзен алды: KazanSummit ролен билгеләде.

Форум килешүләргә кул кую белән тәмамланды. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы “СМАРТ Сити Казан” проектын тормышка ашыру буенча өч килешүгә кул куйды - Radiance Hospitality Group, Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) һәм TGT Oil and Gas Services компанияләре белән.

Шулай ук «Альянс Жизнь» компаниясе белән килешү тормышка ашырылды.

Стратегик форум кысаларында «Wipro Technologies Limited» һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе “СМАРТ Сити Казан”ның ICT мастер-планын уйлап табу буенча үзара аңлашу килешүенә дә кул куйдылар. 


ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International