Күргәзмәдә Малайзия, Таиланд, Индия, Бангладеш, БГЭ, Узбәкистан, Азербайҗан, Украина, Россиянең 30 регионнарыннан, шулар арасында Татарстан Республикасының экспозицияләре тәкъдим ителде.
3 нче октябрьдә Татарстан Республикасының башкаласында Euro-Asia Expo 2013 Халыкара күргәзмәсе ачышы үтте. Анда сигез илдән 130 вәкил катнашты. Күргәзмәнең иң зур өлеше – 31 экспонент Малайзия һәм 50 экспонент Татарстан Республикасының булды.
Тантаналы ачыш церемониясендә БГЭ Икътисад министры урынбасары Абдулла Аль-Салех KazanSummit ка чакыруы өчен рәхмәт белдерде һәм түбәндәге сүзләрне әйтте: “Мин Казанны иң матур шәһәрләрдән берсе булып торганын дип уйлыйм. БГЭ иленнән безнең делегация бу шәһәрдә ике көн үткәрде һәм шул арада беә төрле очрашулар уздырдык. Татарстан Республикасы белән алдагы хезмәттәшлек үсүенә өметләнәбез”.
“Хәзерге моментка кадәр без Татарстан Республикасы турында күп мәгълүмат белмәдек, әмма бу күргәзмәдән соң минем вататндашларым Татарстанга килергә ниятләнәчәкләр”, - дип Малайзиянең тышкы сәүдә үсеше буенча корпорациясе (MATRADE) Генераль директоры Датук Др Вонг Лай Сум билгеләде.
Датук Др Вонг Лай Сум Малайзия делегациясенең Татарстан Республикасына яңа партнерларын, дусларын эзләү, халыкара күргәзмәсендә катнашу өчен килгәнен билгеләде: “Көнбатыш Европага без беренче тапкыр киләбез һәм визитыбыз өчен без Татарстан Республикасын сайладык. Делегациянең кайбер вәкилләре монда махсус Татарстанны күрү, аның кешеләре белән аралашу өчен килделәр. Саммитны оештыру өчен бик зур рәхмәт”.
“Мин Euro-Asia Expo һәм KazanSummit чаралары алга таба үсәчәк дип өметләнәм”, - дип Линар Якупов ассызыклады.
Euro-Asia Expo 2013 күргәзмәсендә бер темасы “хәләл” индустриясе булып тора. Күргәзмә кысаларында “Хәләл индустриясе” форумы һәм мөселман модасы презентациясе үтә.
Шулай ук күргәзмәдә 180 метрлы хәләл шашлык ясачаклар. Ул Казан ярминкә территориясендә 5 октябрьдә пешереләчәк. Рекордлы шашлык Гиннес рекордлары китабына керә алачак.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте