Kazan Forum 2024 нәтиҗәләре: 120 килешү һәм 20 меңнән артык катнашучы

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Kazanforumны Россия белән мөселман илләрен якынайта торган мәйданчык дип атады.

"Форум ярдәмендә без коллегаларыбыз - мөселман илләре белән тагын да якыная башладык. Бу якынлык безгә нәрсә бирә? Узган елда ИХО илләре белән товар әйләнеше 30% ка артты дип әйтә алам. Бездә туристлар алмашуы артты, без бу илләргә продукцияне күбрәк җибәрә башладык, аны Россиягә күбрәк ала башладык. Форумда 20 меңнән артык кеше катнаша, бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Безнең хәтта яңа төбәкләр дә инвестиция программалары, инвесторлар эзләү белән килде. Бездә 120дән артык килешү төзелгән, һәм бу конкрет килешүләр, бизнес-процесслар эшли инде», - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин.

Быел Форум рекордлы күрсәткечләргә иреште, теркәлгән катнашучылар саны 20 меңнән артып китте, дөньяның 87 иле һәм Россиянең 87 төбәге тәкъдим ителде.

Kazanforumда Россия һәм чит ил дәүләтләре вәкилләренең төрле форматтагы 9 очрашуы узды: түгәрәк өстәлләрдән алып индустриаль диалогларга кадәр. Аерым алганда, «Россия – Әзербайҗан», «Россия – Әфганстан», «Россия – Иран», «Россия – Катар», «Россия – Кыргызстан», «Россия – Малайзия» һәм башка очрашулар узды.

Форумда барлыгы 120 килешү һәм меморандум төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, KazanForum программасы бик бай һәм икътисадый һәм дипломатик темалардан алып мәдәни һәм спортка кадәр күп темаларны үз эченә ала. Ул форумның ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр, логистика һәм транспорт коридорлары, хәләл яшәү рәвеше кебек темаларын аеруча билгеләп үтте.

KazanForum кысаларында Татарстан Республикасы Рәисенең чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашуы узды. “Безнең ил өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек тышкы сәясәтнең мөһим векторларының берсе булды һәм шулай булып кала да”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Форум кысаларында Russia Halal Expo күргәзмәсе узды. Бу Россиядә Россия Федерациясе төбәкләренең һәм ИХО илләренең икътисади һәм фәнни-технологик хезмәттәшлеге күргәзмәсе. Күргәзмә эшендә дөньяның 11 иле һәм Россиянең 17 төбәге катнашты.

KazanForum кысаларында беренче тапкыр International Property Market күчемсез милек күргәзмәсе узды. Күргәзмәдә Россия Федерациясенең, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең, Төркия Республикасының һәм Индонезиянең иң эре компанияләре, девелоперлары һәм архитекторлары тәкъдим ителде.

"Казан" Агросәнәгать паркы территориясендә җәелгән Kazan Halal Market ярминкәсендә 9 илдән 489 компания катнашты. Хәләл-маркетта үз товарларын Әфганстан, Кыргызстан, Төркия, Казахстан, Пакистан, Әзербайҗан, Шри-Ланка, Иран тәкъдим итте.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумы KazanForum мәйданчыгында 20 илдән 30 делегат җыйды. Делегатлар БДБ илләреннән, Африкадан һәм Азиядән килгәннәр. Быел форумда фикер алышу өчен киләсе берничә елда актуаль булачак юнәлешләр, шул исәптән цифрлы һәм IT-дипломатия темалары булды.

KazanForum кысаларында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бүген төркемгә 37 Россия һәм 32 чит ил катнашучысы керә. Утырыш «Россия – Ислам дөньясы: гадел күпполяр дөнья төзелеше һәм куркынычсыз үсеш» темасына багышланды.

Утырышта катнашучы Төркмәнстанның Халк Маслахаты Рәисе Гурбангулы Бердымухамедов ИХО илләре көчләре белән тынычлык, үзара аңлашу һәм ышаныч хакына БМО өчен ислам инициативасын булдырырга тәкъдим итте.

Юныс Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләренең яшь аш-су осталарының халыкара турниры 12 илдән талантлы профессионалларны җыйды. Мәсәлән, катнашучылар арасында Мисыр, Тунис, Сенегал, Малайзия, Ливан, Әзербайҗан һәм башка аш-су осталары булдылар.

Финалда аларның һәрберсе үз иленең милли ингредиентлары белән ризык әзерләп, аны жюрига тәкъдим итте.

Форумның спорт программасы кысаларында ислам илләренең хоккейны үстерү ассоциациясенең хоккей турниры узды. Ярышларда 9 илдән 8 ир-ат командасы катнашты. Хоккей турнирына 140тан артык спортчы килгән, шул исәптән ОРХИС илләренең хоккей федерацияләре җитәкчелеге. 5 уен көнендә командалар 20 матч үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International