Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне

2024 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы барлык республика халкын Татарстан Дәүләт флагы көне белән котлый!

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина: "Бүген без бердәмлегебезнең төп символы булган Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәбез. Безнең кече ватаныбызда бик күп халыклар, милләтләр яши. Безнең диалектлар, диннәр, гореф-гадәтләр төрле, әмма без барыбыз да инде күп еллар тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә тырышабыз. Безнең бердәмлегебез Татарстанның күп кенә чит ил коллегалары һәм партнерларының өйрәнү һәм соклану предметы булып тора. Аның ярдәмендә республикага шулкадәр күп инвестицияләр керә. Инвестор мондый тотрыклы һәм тыныч төбәктә үзенең бизнесын ышанычлы рәвештә ача яки локальләштерә алуын күрә!

Билгеле булганча, флаг күпмилләтле халыкның тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен гәүдәләндерә. Ул безгә мәдәни мирасны саклауның һәм милләтара дуслыкны ныгытуның мөһимлеген искә төшерә.

Бу бәйрәм көнендә республиканың барлык халкына иминлек һәм барлык башлангычларында уңышлар телибез. Татарстан Республикасы Дәүләт флагы безнең өчен һәрвакыт туган ягыбызның тарихи мирасын искә төшерүче горурлык булсын. Ул барыбызны да яңа казанышларга рухландырсын!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International