Абу-Даби шәһәрендә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, бүген дөньяның иң зур инвестиция форумы AIM 2024 старт алды. Annual Investment Meeting - еллык инвестиция очрашуы 9 майга кадәр дәвам итәчәк.

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Абу-Даби шәһәрендә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, бүген дөньяның иң зур инвестиция форумы AIM 2024 старт алды. Annual Investment Meeting - еллык инвестиция очрашуы 9 майга кадәр дәвам итәчәк.

ТР ИҮА Татарстан делегациясе составында республиканың инвестицион потенциалын тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасының югары технологияле стенды ел саен форумда катнашучы илләр экспозицияләре арасында җәлеп итү ноктасына әверелә. Узган ел AIMда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Бу юлы делегацияне ТР премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкләячәк.

Исегезгә төшерәбез, 4 майда ТР Рәисе Абу-Дабига визиты кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд ибн Заид Әл Нахайян белән очрашты.

Талия Миңнуллина: "AIM Татарстан өчен инде традицион чарага әверелде. 2011 елдан без анда актив катнашабыз. Бу иң зур халыкара мәйданчык ислам дөньясында гына түгел, ә бөтен җир шары буенча инвесторлар арасында республика позицияләрен ныгыту мөмкинлеген бирә. Быел AIMда 175 ил катнаша".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International