Kazanforumның төп темаларының берсе Россиядә партнерлык финанслау принципларын кертү буенча агымдагы экспериментны тикшерү булды.
«Россия — Ислам дөньясы» XV Халыкара икътисади форумы тәмамланды. Анда дөньяның 87 иле һәм Россиянең 87 төбәге катнашты, 151 эшлекле сессия үткәрелде, 120 килешү төзелде. Россия төбәкләре бизнесы вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары, мәгариф учреждениеләре, дөнья илләре — Беларусь, Оман, Ливия, Иран, Төркия, Таҗикстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Малайзия, Һиндстан, Әфганстан, Әзербайҗан һәм башка илләр делегацияләре арасында йөзләгән эшлекле очрашулар узды.
Kazanforumның төп темаларының берсе 2023 елның 1 сентябрендә 4 пилот төбәгендә: Татарстан, Башкортостан, Чечня, Дагестанда Россиядә партнерлык финанслау принципларын кертү буенча агымдагы экспериментны тикшерү булды.
17 майда Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков, Россия Финанс министры урынбасары Иван Чебесков катнашкан эксперт сессиясендә проектка үз бәясен ТР Рәисе, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде.
Ислам банкингы хезмәтләренә ихтыяҗның ничек үсүе турында эксперт сессиядә «Мелли Иран» Банкына караган Мир Бизнес Банкының генераль директоры Мөхәммәт Эсмаил Хаззар сөйләде. 2021 елда Банк “Мирас” финанс компаниясенә нигез салды, ул партнерлык финанслау принциплары буенча эшли башлый. Ул бик тиз үсә һәм 2024 ел ахырына устав капиталын 300 миллионга кадәр арттырырга планлаштыра.
Үсешнең зур динамикасы: 2021 елда Мурабах хезмәт күрсәтү буенча 2 килешү төзелгән булса, 2022 елда 4, 2023 елда, ислам финанслары буенча эксперимент башланган елда, инде 74. Шул ук санда диярлек — 64 килешү быелның 1 кварталында гына төзелгән. Шуңа күрә, килешүләр күләме 4,2 млн сумнан 160 млн сумга кадәр артты.
Мудараб килешүләре буенча күләме 2023 елда 3 тапкыр артып, 1500 млн сумга җиткән, быелның 1 кварталында гына 500 млн сумлык килешүләр төзелгән. Иң күп акчаны компания клиентлары сәнәгать җиһазлары, транспорт сатып алуга юнәлтә, димәк, бу коралларның барысы да безнең һәм Иранның бизнесын үстерүгә, шулай ук ике илебезнең икътисади партнерлыгына хезмәт итә.
Иран бүген Татарстан һәм Россия банк өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү механизмының ничек эшләвенең ачык мисалы булып тора. Һәм партнерларның планнары масштаблы: “Мирас” Ислам Россия Банкы (МИР Банк) финанс хабын булдыру һәм төбәкләрдә бизнесны максималь киңәйтү. Ел ахырына кадәр Мәскәү һәм Әстерханда офислар эшли башлаячак. Узган Kazanforumда «Мирас» компаниясе, МБ Банкының Казандагы өстәмә офисы идарәчесе Сейед Сәид Вакили сүзләренчә, Чечня, Дагестан, Башкортстан, Самара өлкәсендә офислар ачу буенча тәкъдимнәр алган. Шуңа бәйле рәвештә ислам финанслары буенча белгечләр актив рәвештә алына.
Иран банкының якын планнарында - ислам иминияте (такафул) тәкъдиме, шулай ук партнерлык контрактларының башка төрләрен кертү: Мушарака, Иджара мунтахиа би ат-тамлик, Кард-уль-Хәсән һәм башкалар. Иран ягының Казандагы офиска игътибарлы булуы ниятләрнең җитдилеген раслый. Узган елның көзендә Мир Бизнес Банкының яңартылган офисын ачу кысаларында Татарстан башкаласында “Мир Бизнес Банкы” генераль директоры Мөхәммәт Эсмаил Хаззар, шулай ук “Мелли Иран Банкы” генераль директоры Абольфазл Мәхмүт Наджарзаде булды.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина:
"Чит ил инвесторының региональ базарда уңышлы эшләве һәрвакыт ышанычны алу буенча зур эш нәтиҗәсе. Нәкъ менә KazanForum безгә дус илләр белән аралашу өчен лаеклы мәйданчык булдырырга ярдәм итә, күп кенә гамәли мәсьәләләрне хәл итә, аларның иң мөһиме — бизнес өчен яңа мөмкинлекләр булдыру. Узган Kazanforumга Ираннан иң зур делегация — 152 кеше килде. Иран шулай ук Halal Expo күргәзмәсендә катнашты. Россия —Иран илләр ара сессияләрен уңышлы уздырдылар.
Һәм менә нәтиҗә - 2023 ел ахырында Татарстан Хөкүмәте республикада Иран сәүдәсе үзәген булдыру турында актив фикер алыша башлады. Сәүдә - инвестиция двигателе!
Республикада бүген 1200дән артык Иран студентының укуы да яхшы күрсәткеч. Иранлылар безнең һәрвакыт хезмәттәшлеккә ачык булуыбызны беләләр һәм җавап адымнары ясыйлар. Мәсәлән, Россия-Иран туристлар агымы даими үсә, һәм тиздән бу илгә барганда россиялеләр махсус туристик карталар ала алачак, алар сатып алулар һәм хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер бу финанс инструменты сынауның соңгы этабында. Картаны Ираннан читтә дә теләсә кайсы валютада тулыландырырга мөмкин булачак”.
Миңнуллина Талия Илгиз кызы
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе
Махсус TatCenter өчен