V Халыкара Икътисади саммиты кысаларында 7 килешүгә кул куелды, аларның бишесе – “СМАРТ Сити Казан” проектын тормышка ашыру буенча.
2-3 октябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәге мәйданында (Универсиада авылы) Россия һәм ИХО илләре арасындагы V Халыкара Икътисади саммиты үтте. Саммитта инвестицион, бизнес, медиа форумнар, түгәрәк өстәлләр, эш очрашулар һәм күргәзмәләр булды.
Саммит Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов оештырган эш иртәнге ашы белән ачылды. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов очрашуның модераторы булып торды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча KazanSummit Россия һәм ислам дөньясының очрашу мәйданы булып торганын гына түгел, әмма шулай ук ул Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын күрсәтә.
Иртәнге аш дискуссиясе барышында анда катнашкан спикерлар Татарстан белән булган аралашулар белән бүлештеләр, хезмәттәшлекнең махсус юнәлешләрен һәм нәтиҗәләрен билгеләделәр. Иртәнге аш белән параллель рәвештә KazanSummit 2013 мәйданында “акыллы” шәһәрләр – регионнарның икътисади үсеше” форумы, дөнья сәүдәсе буенча бизнес-форумы һәм туры чит ил инвестицияләргә ярдәм итү форумы үтте.
KazanSummit 2013 беренче көненең икенче яртысында ислам икътисады һәм финанслары буенча конференция, инвестицион форум һәм медиа-форум үтте.
Чыгышларның берсе Казахстан Республикасында ислам финансларының үсешенә багышланды. Казахстан Республикасында “Аль-Хәләл” беренче ислам банкы ачышы һәм икътисади секторының үсеше турында Данияр Акишев сөйләде.
Ислам икътисады һәм финанслары буенча конференциясенең икенче сессиясе Россия Федерациясендә ислам финансларының үсеше турында булды.
Матбугат хезмәте өлкәсендә белгечләрнең һәм журналистларның кыска мәкаләләре турында медиа-форумда уртаклаштылар.
Татарстанның яңа инвестицион мәйданы “СМАРТ Сити Казан” төзелешенә таш кую церемониясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Федерация Киңәшмәсе рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, Проектның Баш архитекторы Норлиза Хашим, Tatarstan Gulf Investment Company идарәсе рәисе Халед Аль Джассим һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнаштылар.
Таш кую чарасында, шулай ук, KazanSummit 2013 катнашучылары булды. Шулар арасында БГЭ, Катар вәкилләре, «Эрнст энд Янг» компаниясенең “акыллы” шәһәрләр буенча үсеш үзәге Башкарма директоры Билл Хатчисон катнаштылар.
Проектның операторына -Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясенә Экологик төзелеш буенча Киңәшмәсеннән сертификат (RuGBC) бирделәр. Ул Корпорациянең “СМАРТ Сити Казан” проектында “яшел” төзелеш принципларын куллануы турында әйтә.
Саммитның икенче көнендә парламент сессиясе, стратегик форум һәм күргәзмәләр үтте.
Россия Федерациясе һәм ИХО илләре парламентлары вәкилләре арасында аралашу, яхшы эш һәм инвестицион климаты, мәдәниятара диалогы үсеше KazanSummit 2013 кысаларында үткән парламент сессиясенең темалары булып торды. Парламент сессиясе кысаларында, шулай ук, Пакистан, Марокко һәм Бахрейн вәкилләре чыгыш ясадылар. Бахрейн делегациясенең саммитта беренче тапкыр катнашканы ассызыкланды. Парламент сессиясендә, шулай ук, ИХО илләре Генераль сәркатибы Экмеледдин Ихсаноглу катнашты. Ул ислам инвестицияләрнең икътисадта булган роле турында сөйләде.
Россия һәм ИХО илләре арасында V Халыкара саммиты (KazanSummit 2013) кысаларында үткән стратегик форум, гадәттәгечә, Камиль хәзрәт Самигуллинның Көрән укуыннан башланды.
Стратегик форум спикерлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ИХО илләре генераль сәркатибе Экмеледдин Ихсаноглу, Федерация Киңәшмәсе Федераль Җыелыш рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, БГЭ Икътисад һәм сәүдә министры урынбасары Абдулла Аль Салех, Катар Икътисад һәм сәүдә министры урынбасары Султан Аль Хатер, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йомышлар буенча илчесе Константин Шувалов һәм, шулай ук, Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев булып тордылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың инвестицион потенциалы, ислам дөньясы үсеше турында сөйләде. Президент чышгышы барышында “СМАРТ Сити Казан” проектының төзелеше башлавы турында ассызыклады. ИХО илләре генераль сәркатибе Экмеледдин Ихсаноглу үз чыгышында Россия һәм ИХО илләре арасында сәүдә үсешен билгеләде. Минтимер Шәймиев та форумда сүзен алды: KazanSummit ролен билгеләде.
Форум килешүләргә кул кую белән тәмамланды. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы “СМАРТ Сити Казан” проектын тормышка ашыру буенча өч килешүгә кул куйды - Radiance Hospitality Group, Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) һәм TGT Oil and Gas Services компанияләре белән. Шулай ук «Альянс Жизнь» компаниясе белән килешү тормышка ашырылды.
Килешүләрнең барлык суммасы якынча 1 млрд. доллар тәшкил итә.
Беренче килешү – 760 млн. доллар тәшкил иткән Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) һәм ТР ИҮА арасындагы тиҗәрәт күчемсез мөлкәтен үстерү буенча килешү. Икенчесе - Radiance Hospitality Group Сингапур компаниясе белән 180 млн. доллар тәшкил иткән Менеджмент һәм Кунакчыллык университеты, транзит кунакханә һәм апарт-отель төзелеше буенча килешү. Өченче - TGT Oil and Gas Services Халыкара нефть хезмәте компаниясе белән 11 млн. доллар тәшкил иткән килешү булып тора.
Стратегик форум кысаларында «Wipro Technologies Limited» һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе “СМАРТ Сити Казан”ның ICT мастер-планын уйлап табу буенча үзара аңлашу килешүенә кул куйдылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте