«Татнефтехиминвестхолдинг» утырышы

2024 елның 28 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвестхолдинг» АҖ Директорлар советының айлык утырышында 7 мәсьәлә, шул исәптән потенциаль инвестицион проектлар турында да фикер алыштылар. Мәсәлән, яңа предприятиеләр литий-ион аккумуляторлары өчен аз тоннажлы анод материалы җитештерү һәм гидроакустик күзәтү системалары чыгару буенча ачылырга мөмкин.

Моннан тыш, утырышта 2024 елның 26-28 августында «Казан Экспо»да узачак Татарстан нефть-газ химиясе форумына әзерлек һәм импортны алмаштыручы алдынгы технологияләр каралды.

Татарстан Рәисе утырыш барышында «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы рәисе итеп яңадан сайланды. Үз чиратында Рафинат Яруллин яңадан генераль директор вазифасына билгеләнде.

Утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева катнашты.

Утырыш турында тулырак Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International