Тиздән «Алексеевское-Альметьевск» тиз йөрешле юлын ачу булачак!

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

«Алексеевское-Альметьевск» 4 полосалы тиз йөрешле юлының 145 километрын быелның ахырына тапшырырга тиешләр. Төзелеш 70% тан артык башкарылган.

Бөтен озынлыгы буенча коймалар, яктырту урнаштырыла. Көн саен 6,5 км асфальт салалар. Җәйге чорда тизлек 10 км га кадәр артачак. Бүген Рөстәм Миңнеханов әзер участокта бер сәгать эчендә йөрде. Техник яктан катлаулы объектларның берсе - Шешма елгасы аша күпер. Рәис анда тукталыш ясаган. Аңа киләсе ике айда эшнең тәмамланырга тиешлеге турында хәбәр иттеләр.

Талия Миңнуллина түләүле трасса төзү турында: "Транспорт инфраструктурасы никадәр күбрәк үсеш алса, инвестицияләр шулкадәр күбрәк булачак, чөнки ул инвестиция проектларының икътисади моделенә йогынты ясый".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International