10 октябрьдә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгына визит белән Санкт-Петербург хөкүмәте делегациясе килде.
Делегация составына Санкт-Петебург Стратегик инвестицияләр агентлыгы генераль директоры урынбасары Антон Савенко, Сәнагәть сәясәте һәм инновацияләр буенча комитетының рәисе Максим Мейксин, Сәнагәть сәясәте һәм инновацияләр буенча комитетының инвестицион сәясәт һәм инновацияләр белән идарәчелекнең башлыгы Римма Сачунова, Сатып алучы базарының һәм эшкуарлык үсеше буенча Комитеты рәисенең беренче урынбасары Константин Красненко һәм Мәгълүмат һәм элемтә буенча комитетының аналитик аралашу рәислеге бүлегенең башлыгы Татьяна Голованова керделәр.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгыннан Җитәкченең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Инвестицион проектларын тикшерү һәм эшкәртү бүлеге рәисе Гүзәл Муллаярова, Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигъматуллин һәм ТР Үсеш Корпорациясе Инвестицион проектларын алып бару бүлеге рәисе Айназ Файзрахманова катнаштылар. Яклар Татарстанның инвестицион активлыгын алга таба мавыктыру һәм “бер тәрәзә” режимында эшләү тәҗрибәсе буенча уртаклаштылар. Шулай ук «Invest in Tatarstan» имидж PR-компаниясе, «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыруы, сәнагәть мәйданнарның үсеше, МИЗ “Алабуга” һәм башкалар билгеләнде.
Санкт-Петербург хөкүмәте делегациясе вәкилләре үз чиратында үзенең тәҗрибәсе турында сөйләделәр һәм хезмәттәшлек вариантларын карарга тәкъдим иттеләр.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте