"Мәскәү (Россия) - Пекин (Кытай)»

2024 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында «Мәскәү (Россия) - Пекин (Кытай)» төбәкара махсус техника биржасы узды.

Әлеге чарада Россиянең төрле шәһәрләреннән җиде компания катнашты, алар Кытай продукциясен, автосәнәгатьне, махсус техниканы, асылмалы җиһазларны сату, шулай ук гарантияле, гарантиядән соң хезмәт күрсәтү белән тыгыз шөгыльләнәләр.

Ижау, Новосибирск, Хабаровск, Мәскәү һәм Казаннан вәкилләр бар иде. Чарада катнашучы эшмәкәрләр дилерлар һәм вәкилләр белән турыдан-туры аралашырга мөмкинлек алды.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм тәкъдим ителгән компанияләрне Казанда узачак Ростки бизнес-форумына чакырды.

 

📍ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International