Бүген ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина «Казан Экспо» МВЦда «СТРОЙКА» төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләр һәм җайланмалар халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсенә старт бирде.
"Бүген Татарстан - Идел буеның төзелеш башкаласы, чөнки Идел буе федераль округында безнең күрсәткечләр алдынгылар рәтендә. Россия Федерациясе буенча, шуны әйтә алам, Татарстан да объектларны файдалануга тапшыру буенча лидерлар өчлегенә керә, күпфатирлы торак та, ИЖС та, һәм, әлбәттә, эшкәртү производстволары, сәнәгать объектлары да".
Агентлык Төзелеш министрлыгы белән бергә төзелеш материаллары җитештерүчеләр каталогын төзеде. Ул "Татарстан. Без төзибез" дип атала. Татарстан стендында әлеге каталог урнаштырылган. Ул шулай ук республиканың инвестиция порталында урнаштырылган.
"Безгә хәзер үз җитештерүчеләребезне халыкара базарларга чыгарырга кирәк. Татарстан башка регионнардан күбрәк эшли, шул исәптән без быел Россия Федерациясе буларак БРИКСта рәислек итәбез һәм дәүләт башлыклары саммитының нәкъ менә монда узачагын беләсез. Шуңа күрә Татарстанда җитештерүчеләр өчен бүгенге көндә булдырылган мөмкинлекләр күп: салым ташламалары, сәнәгать парклары, эшлекле климат – барысы да бик яхшы”, - дип нәтиҗә ясады ул.
"Мондый сүзләрдән соң эшләргә генә кирәк һәм барысы да яхшы булачак", - диде үзенең сәламләү сүзендә "ТР ССП" берлеге рәисе Шамил Агеев.