Хәзер инвесторлар үз проектларын гамәлгә ашыру өчен дәүләт объектлары исемлегеннән генә түгел, шәхси объектлардан да урын сайлый алачак: юридик һәм физик затлар хәзер Россиянең инвестицион картасында үз мәйданчыкларын арендага яки сатып алуга урнаштыра алачак.
Моны https://invest.gov.ru/ сайтында «Инвестиция мәйданчыгын урнаштырырга» басып эшләргә мөмкин. Шулай ук картага инвесторларның мөрәҗәгатьләрен эшкәртү мөмкинлеге булган шәхси кабинетларның функционалы да өстәлгән.
Россиянең инвестиция картасында җир кишәрлекләре яисә күчемсез милек объектлары турында мәгълүмат урнаштыру турындагы сорауларны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына җибәрергә мөмкин.