Профессиональ консультация сорап Агентлыкка Кытай логистик компаниясе филиалы башлыгы мөрәҗәгать итте. Хәзер аның игътибарын Татарстан җәлеп итте.
Башлык элек республикада булганы турында әйтте һәм ул мондый типтагы проектларны гамәлгә ашыру өчен идеаль урын булуын билгеләде.
Профессиональ консультация сорап ул Агентлыкка мөрәҗәгать итте. Инвесторның эш сәфәренең максаты ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белән Татарстанда яңа түләүле юлны гамәлгә ашыру яки моңа охшаш юлны инвестицияләү мөмкинлеге турында фикер алышу булды. Компаниянең шундый тәҗрибәсе бар, мәсәлән, Босния һәм Герцеговинада компания әйдәп баручы акционер булган проект бар.
Талия Илгиз кызы кунакларны республикада дәүләти-хосусый партнерлык проектларын гамәлгә ашыру процессы, шулай ук концессион килешүләрнең эш механизмы белән җентекләп таныштырды.