Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Мәскәү инвесторлары белән республиканың спорт министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты вәкилләре катнашында Татарстанда яңа фиджитал үзәкләр булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Агентлыктан дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү бүлеге башлыгы Зөһрә Гайсина катнашты.
Кунаклар «Бизнес-спринт» федераль программасы кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышканнан соң ТР ИҮАга инвестицион тәкъдим белән килергә карар кылулары турында хәбәр иттеләр. Аларның портфолиосында Киров шәһәрендә уңышлы гамәлгә ашырылган фиджитал үзәге бар, ә проектлар бюджетына, үз капиталы булудан тыш, күп кенә банклар кертелә.
Спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов инвесторларга бу ниятне Әлмәттә, Чаллыда яки Түбән Камада тормышка ашырырга тәкъдим итте, чөнки Казанда мондый объект бар инде.
Шулай ук бизнесменнарга концессия килешүе кысаларында Татарстан башкаласының Совет районында физкультура-сәламәтләндерү комплексы булдыру тәкъдиме яңгырады.