Язның икенче ае нәрсә белән истә калды: Татарстанның инвестицион өлкәсендәге төп яңалыклар буенча апрель аенда дайджест.
1 апрельдә без иске классика стилендә бераз шаярттык һәм Казан астында Күчтәнәчнең чәкчәк ятмасы табылуы турында хәбәр иттек.
2 апрельдә ТР ИҮАда Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз булды. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашу барышында якларның инвестицион хезмәттәшлек өлешендә мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар.
3 апрельдә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина «Казан Экспо»да Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы ачылышында булды, ул 3 көн дәвам итте.
6 апрельдә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Рәисе катнашында республика Хөкүмәте Йортында узган «инвестицион сәгате»ндә Буа муниципаль районының инвестиция күрсәткечләре белән танышты.
8 апрельдә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев белән киңәшмә үткәрде.
9 апрельдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында докладчыларның берсе булды.
Шулай ук бу көнне ТР ИҮАда танышу визиты белән Россия һәм Төркия эшмәкәрләре ассоциациясе (RTIB) делегациясе дә булды. Кунакларны Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз озата йөрде.
Шул ук көнне Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов белән очрашты. Очрашу барышында районда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган инвестицион проект һәм дәүләт-хосусый партнерлык механизмын кулланып, аны экспертизалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
11 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе эш визиты белән Кытайда. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре Цзилинь провинциясенең җирле сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре белән беренче очрашу уздырды.
Шул ук көнне ТР ИҮА эшлекле визит белән Хубэй провинциясе Халык хөкүмәтенең Чит ил эшләре канцеляриясе делегациясе булды.
Талия Миңнуллина шулай ук Беларусь Илчелегенең республикалар арасында инвестиция өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм Татарстанда яңа инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча бүлекчәсе җитәкчесе белән очрашты.
12 апрельдә Талия Миңнуллина «Инвестицияләр җәлеп итү» белем бирү семинарын ачты. Ул муниципаль һәм граждан хезмәте белгечләре өчен КФУ ДМИЮМ тарафыннан оештырылган иде.
Шул ук көнне ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина "Эшлекле Россия" ярдәме белән оештырылган маркетплейслар буенча E-COM-форум ачылышында чыгыш ясады. Ул бүген мәйданчыкларда эшләүче һәр эшмәкәр исәпкә алырга тиешле дөнья трендлары турында сөйләде.
Шулай ук Әлмәттә һәм Чаллыда концессион килешүләр механизмы ярдәмендә булдырылган манежларны ачу тантанасы булды.
13 апрельдә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Рәисе катнашында республика Хөкүмәте Йортында узган «инвестицион сәгате»ндә Питрәч муниципаль районының инвестиция күрсәткечләре белән танышты.
15 апрельдә ТР ИҮА ел саен үткәрелә торган эшлекле визит белән Россия Тышкы эшләр министрлыгының МВА МГИМО программасы укучылары делегациясе булды.
Шул ук көнне Агентлыкка Төркия инвесторы үз проектына экспертиза ясарга, документация, озата бару һәм хезмәткәрләр җыю белән ярдәм сорап килде.
16-17 апрельдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев Татарстан делегациясе составында эшлекле визит белән Азербайҗанда, Бакуда булды.
16 апрель:
Азербайҗан энергетика министры урынбасары белән очрашу
AZPROMO экспортны хуплау һәм инвестицияләр җәлеп итү агентлыгына бару
Россиянең Азербайҗандагы илчелегендә булу
Азербайҗан икътисадый зоналарын үстерү агентлыгы идарәсе рәисе белән очрашу
17 апрель:
Азербайҗан Икътисад министрлыгында министрлыкның (агентлыкларның) ведомство буйсынуындагы учреждениеләре җитәкчеләре катнашында очрашу
Азербайҗан «KOBIA» кече һәм урта бизнес агентлыгына бару
ALAT «AFEZ ALAT FREE ECONOMIC ZONE» ирекле икътисадый зонасына бару
Агентлыкта исә 16 апрельдә «Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар» республика конкурсының 7 сезонында катнашучыларны сәламләделәр. Балалар белән Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева һәм инвестицион җәлеп итүчәнлекне үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Әхмәтҗанова очраштылар.
Шул ук көнне ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» форумының оештыру комитеты утырышында катнашты.
17 апрельдә ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева республика делегациясе (4 район, 3 ресурслар белән тәэмин итүче оешма, 3 хакимият органы) составында Президент академиясенең Дәүләт идарәсе югары мәктәбе һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Идарә итү осталыгы: төбәк командаларын үстерү» программасы буенча бөтен Россиядән төбәк инвестиция командаларын дүрт көнлек укытуда катнашты.
Шул ук көнне җаваплы министрлыклар, ведомстволар, экспертлар һәм бизнес вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасы сәнәгате өчен өзлексез тәэмин итү системасында мультимодаль логистика. Чакырулар. Карарлар» темасына Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында үтте. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының логистика өлкәсендәге инвестицион проектлар белән бәйле тәҗрибәсе турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов җентекләп сөйләде.
18 апрельдә Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева Россиядә һәм дөньяда партнерлык финанславы турында сөйләде, Kazanforumда традицион Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында Ислам дөньясы вәкилләре белән очрашуларга әзерләнергә чакырды.
Шул ук көнне Казанда «Коммерсант» HR-форумы узды, анда ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов спикерларның берсе булды.
19 апрельдә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 53 нче утырышында булды.
Шул ук көнне Төркиянең инвестицион үсеш агентлыгы делегациясе, атап әйткәндә, Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы инвестицион офис башлыгы Бурак Даглыоглу һәм аның хезмәттәше Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз әфәнде озатуында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашты.
20 апрельдә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Рәисе катнашында республика Хөкүмәте Йортында узган «инвестицион сәгате»ндә Арча муниципаль районының инвестиция күрсәткечләре белән танышты.
22 апрельдә ТР ИҮА хезмәткәрләре республика делегациясе составында "ИННОПРОМ. Үзәк Азия" Республика стендында презентацияләр кысаларында Татарстанның инвестицион потенциалы тәкъдим ителде. Шулай ук форумның эшлекле программасында да катнаштылар.
Шул ук вакытта ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов һәм Инвестицион проектларны озата бару бүлеге башлыгы Олеся Нигъмәтҗанова 22 апрельдә танышу бизнес-туры белән Ташкенттан 42 км ераклыкта урнашкан «Чирчик» химия индустриаль технопаркында булдылар.
23 апрельдә Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Җитештерүчеләр үзләренең инновацион проектларын тәкъдим иттеләр.
Шул ук көнне ул «Дружба» индустриаль паркы, шулай ук Яндекс.Маркет маркетплейсы фулфилмент-үзәге төзелеше мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.. Парк проекты 2023 елның 29 июнендә ТР Инвестицион советы утырышында хупланды. https://tida.tatarstan.ru/index.htm/news/2211105.htm).
Шулай ук ТР Рәисе һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашында «Татлифт» ҖЧҖнең лифт җиһазлары җитештерү заводын ачу тантанасы булды. Инвестор инвестицион советны 2020 елның 25 декабрендә узды.
24 апрель көнне Бангкокта Азия һәм Тын океан өчен Икътисадый һәм социаль комиссиянең, БМО ЭСКАТОның 80 нче сессиясе кырларында БМО «Россия регионнары һәм бизнес: тотрыклы үсеш өчен цифрлы инновацияләр өлкәсендә Азия-Тын океан регионында хезмәттәшлек юллары» дигән чарасы узды.
Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева Татарстандагы казанышлар турында сөйләде.
25 апрель көнне Агентлык стеналарында «Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар» республика конкурсында катнашучыларның проектларын яклау булды. Конкурсантларның эшләре белән ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева танышты.
Шул ук көнне ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов белән очрашты.
Шулай ук ТР ИҮАда эшлекле визит белән AZPROMO экспортны кызыксындыру һәм инвестицияләр җәлеп итү агентлыгы делегациясе дә булды. Кунаклар ТР ИҮА Бердәм презентация үзәген җентекләп өйрәнделәр. Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева хезмәттәшләре белән Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.
26 апрельдә Талия Миңнуллина Казан-Экспода эшли башлаган Россия венчур форумының пленар утырышында катнашты. Быел оештыру комитетын Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков җитәкләде.
Шулай ук Агентлык Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктантта катнашты.
ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева 7 нче гимназиянең 10-11 сыйныф укучылары алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Шул ук вакытта ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина республика Рәисенең Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының Политбюро әгъзасы, сәяси-юридик комиссия секретаре Чэнь Вэньцин белән очрашуда катнашты.
27 апрельдә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Рәисе катнашында республика Хөкүмәте Йортында узган «инвестицион сәгате»ндә Менделеевск муниципаль районының инвестиция күрсәткечләре белән танышты.