Татарстан Республикасы көне белән!

2024 елның 30 августы, җомга

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина: “Хөрмәтле татарстанлылар, сезне Татарстан Республикасы көне белән зур шатлык белән котлыйм! Быел без бөтен дөньядан бик күп кунакларны кабул итәбез: «Брикс уеннары», «Киләчәк уеннары», «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, БРИКС саммиты. Сезнең һәрберегезнең ачык күңеллелеге, кунакчыллыгы һәм игелеклелеге республикага килүчеләрнең күңелләрен тирән дулкынландыра, озак еллар җылы истәлекләр калдыра.

Шулай ук безнең кадерле инвесторларны аерым билгеләп үтәсе килә. Алар дәүләт органнары белән кулга-кул тотынышып Татарстанда тормыш сыйфатын күтәрәләр. Әйтик, 2024 елның беренче 6 аенда инвестицияләр күләме 500 млрд сумнан артык бәяләнә, 2023 елның шул ук чорына карата 21% үсеш белән. Бу нигездә Татарстанның эре предприятиеләре кертемнәре, инфраструктура һәм инвестиция проектлары, МИЗ һәм сәнәгать паркларын үстерү.

Кадерле татарстанлылар, әйдәгез, бергәләп туган җиребезнең иминлеге өчен алга таба да эшлик! Барыбызны да бәйрәм белән, Республика көне белән!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International