Ул 3-6 сентябрьдә Владивостокта Ерак Көнчыгыш федераль университеты кампусы мәйданчыгында узачак. Быел чараның төп темасы "Ерак Көнчыгыш-2030. Мөмкинлекләр тудырып, көчләрне берләштерәбез" булачак.
Безнең стендның концепциясе: "Татарстан – халыкара дәрәҗәдәге чараларны җәлеп итү үзәге". 2024 елда Татарстан Республикасында узачак чаралар тәкъдим ителде:
1) 2024 елның 22 октябреннән 24 октябренә кадәр БРИКС илләре саммиты
2) «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы
Талия Миңнуллина: "БИФда без Татарстанның инновацион, инвестицион, сәнәгать һәм сәүдә-икътисадый потенциалын тәкъдир итү өчен 72 кв. м мәйданлы стенд тәкъдим итәбез. Татарстан Республикасы сәнәгать кластерының килешүләренә кул кую планлаштырылган. Республика хөкүмәте логистика челтәрләрен үстерү мәсьәләләре буенча берничә очрашу уздырачак. Исегезгә төшерәм, Татарстанда бу юнәлештә берничә проект бар, иң масштаблыларының берсе - Дэн Сяопина исемендәге логистик комплекс төзү. Моннан тыш, БИФ катнашучылары күбрәк көнчыгыш белән актив эшлиләр, һәм бу елның ноябрендә безнең «РОСТКИ» форумына эләгү белән кызыксыначаклар".