Әлмәт районы үзенең инвестиция потенциалы турында сөйләячәк

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт районы үзенең инвестицион потенциалы турында бу җомгада "Муниципаль сәгать"тә сөйләячәк

6 сентябрьдә 9 сәгать 30 минутта ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән «Муниципаль сәгать» узачак.

Туры трансляцияне ТР ИҮА рәсми группасында ВКда сылтама буенча карарга мөмкин булачак https://vk.com/investtatarstan

Белешмә:

Җомга көннәрендә республика районнары башлыклары инвестицияләр өчен мөмкинлекләр, эре проектлар һәм бизнеска ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр. Проектта инвесторлар актив катнаша, эшмәкәрләр дулкынландыргыч сораулар бирә һәм Татарстанда инвестицион климат өчен җаваплы республика хакимият органнары вәкилләреннән оператив җаваплар ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International