Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «Аммоний 2» ҖЧҖ белән инвестицион килешү төзеде.
Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районы территориясендә «Аммиак һәм карбамид җитештерү комплексы төзү» масштаблы инвестиция проектын гамәлгә ашыру килешүнең предметы булып тора.
Проектны гамәлгә ашыру елга 1225 мең тонна аммиак, елга 1750 мең тонна гранулалы карбамид һәм елга 30 мең тонна КФК-85 (карбамид-формальдегид концентраты) җитештерү куәте белән химия комплексы төзүне күздә тота.
Шул ук вакытта товар продукциясе: аммиак - елга 240 мең тоннага кадәр, гранулалы карбамид - елга 1 750 мең тоннага кадәр һәм КФК-85-15 мең тоннага кадәр булачак.
Талия Миңнуллина: «Проектны гамәлгә ашыру урыны итеп Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районындагы "Аммоний" АҖ производствосына якын территория сайланды, шуның белән "Азот" компанияләр төркемендәге ике җитештерү комплексы синергиясеннән югары икътисадый нәтиҗәгә ирешеләчә