«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы 2024 елның 13-15 ноябрендә Казан шәһәрендә узачак.
Форумга түбәндәге сылтама буенча теркәлү: https://russiachinaforum.com/registration2024
Россия төбәкләре һәм Кытай провинцияләре хезмәттәшлекне үстерү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыша алачак.
2024 елгы форумның төп темалары булачак:
- сәүдә мөнәсәбәтләре,
- инвестицион хезмәттәшлек,
- мәгариф һәм яшьләр белән эшләү,
- машина төзелеше,
- нефть химиясе һәм энергетика,
- авыл хуҗалыгы,
- мәгълүмат технологияләре,
- туризм һәм мәдәният,
- төзелеш,
- башкалар.
«Россия һәм Кытай глобаль икътисадый уенда» пленар утырышы эшлекле программаның аерым вакыйгасы булачак, анда федераль министрлыклар вәкилләре, КХР провинцияләре хөкүмәтләре җитәкчеләре, Кытай компанияләре рәисләре, шулай ук РФ субъектлары башлыклары катнашачак.
Бу зур вакыйгада катнашу өчен теркәлегез!