«Инвестор "Татарстан" исемендәге "юлга" утыра һәм бара, ә ИҮА — аның бензины, инвестпроектларны алга таба этәрү өчен аны даими рәвештә тутырырга кирәк. Чөнки бу "юлда" инвестор күп каршылыкларга очрый", - дип уртаклаша Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. Республиканың баш "инвестицион тылсымчысы" нәкъ 10 ел элек бу вазыйфага кереште, шул ук вакытта ТР Министрлар Кабинетының яшь әгъзасы булды.
«БИЗНЕС Online»га биргән интервьюсында ул тормышка ашырылмаган проектлар турында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан нәрсәгә өйрәнүен һәм хезмәткәрләрне ни өчен эштән чыгаруын сөйләде. ИҮА башлыгының өйдә нинди ризыклар әзерләргә яратуы, улын кем хөрмәтенә атавы һәм ни өчен барабаннарда уйнарга өйрәнүе турында - безнең материалда.
https://m.business-gazeta.ru/article/651320