ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева ТР Дәүләт Советында Серб Республикасы Президенты Милорад Додикка презентация уздырды

2024 елның 20 октябре, якшәмбе

БРИКС саммиты көннәрендә ТР ИҮА хезмәткәрләре Марина Епифанцева һәм Александр Бабкин Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстанда җитештерелә торган продукция күргәзмәсендә эшлиләр. Алар саммитка килүче делегацияләр өчен, кунакларның тармаклар буенча мәнфәгатьләрен исәпкә алып, югары дәрәҗәдә презентацияләр үткәрә. Күргәзмә ТР Дәүләт Советы бинасы янындагы мәйданчыкта урнашкан. Кичә аның әзерлеген Рөстәм Миңнеханов карады.

Бүген Татарстан Рәисе белән очрашудан соң күргәзмәдә Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик булды. Презентацияне  ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева тәкъдир итте.

Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүләрдә Серб Республикасы Президенты Татарстан белән барлык тармаклар буенча хезмәттәшлекне үстерү ниятен раслады.

Милорад Додик: "Безнең дуслыкның югары дәрәҗәсен, шулай ук хезмәттәшлекне үстерү зарурлыгын раслыйсым килә. Якын арада без үзара хезмәттәшлек планын гамәлгә ашыру буенча барлык адымнарны ачыклау өчен эш төркемнәрен төзиячәкбез. Безне республиканың инновация өлкәсен үстерү тәҗрибәсе аеруча кызыксындыра. Уртак эш өчен без мәдәният, туризм һәм мәгариф өлкәсендә зур киңлек күрәбез. Серб Республикасының да Татарстанга тәкъдим итәр нәрсәсе бар дип саныйм».

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Милорад Додик республикалар арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турындагы беркетмәне гамәлгә ашыру буенча 2024-2026 елларга чаралар планын имзаладылар.

Исегезгә төшерәбез, быел февраль аенда Серб Республикасының фәнни-технологик үсеш, югары белем һәм мәгълүмат җәмгыяте министры Будимир Желько ТР ИҮАда Талия Миңнуллина белән сөйләшүләр үткәрде.

Тулырак: https://t.me/tidanews/4302 һәм https://t.me/tidanews/4306

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International