Бүген Көньяк Африка Республикасы Сәүдә, индустрия һәм конкуренция министры Паркс Тау җитәкчелегендәге Көньяк Африка Республикасы делегациясе һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты киңәшчесе Илх Шокиров «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды. Экспонатлар белән кунакларны ТР ИҮА хезмәткәрләре Марина Епифанцева һәм Александр Бабкин таныштырды.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС саммиты көннәрендә ТР ИҮА хезмәткәрләре Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстанда җитештерелә торган продукция күргәзмәсендә эшлиләр. Алар саммитка килүче делегацияләр өчен, кунакларның тармаклар буенча мәнфәгатьләрен исәпкә алып, югары дәрәҗәдә презентацияләр үткәрә. Күргәзмә ТР Дәүләт Советы бинасы янындагы мәйданчыкта урнашкан.
Тулырак:
1. КАР: https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/3312.htm
2. Үзбәкстан: https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/3311.htm