Татарстанның инвестицион җәлеп итү буенча тәҗрибәсе “Мәскәү Чит ил инвестицияләре буенча халыкара форумы”нда тәкъдим ителде

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Форум эшенең икенче көнендә катнашучылар регионнарның инвестицион сәясәтен, субъектның конкурентлы өстенлекләрен булдыру сорауларын карачаклар.

Форумны Россия-Британия сәүдә пулатының патроны Майкл Кентский әфәнде ачты. Аның белән бергә сәхнәгә Российской Федерациясендә Великобритания патша бикәнең илчесе Тим Барроу чыкты.

“Регионның конкурентлы өстенлекләрен булдыру” пленар сессиясендә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чыгыш ясачак. Агентлык җитәкчесе республика потенциалын алга таба юнәлдерү тәҗрибәсе турында сөйләчәк.

Сессия кысаларында чит ил компанияләре, РФ субъектлары җитәкчеләре һәм экспертлар хезмәттәшлек турында, һәм, шулай ук, инвесторларны үсеш өчен яңа мөмкинлекләр турында мәгълүмат тәкъдим итү инструментлары буенча сөйләшәчәкләр.

Регионнарның инвестицион сәясәте буенча сессиясендә чит ил компанияләренең тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк. Шунда Бөтендөнья инвестицияләрне мавыктыру буенча агенлыклар ассоцияциясе (WAIPA) Башкарма директоры Карлос Бронзатто катнашты. Бирелгән сессиянең модераторы – Мәскәү хөкүмәте министры, Мәскәү шәһәренең тышкы икътисади һәм халыкара бәйләнешләр департаменты башлыгы Сергей Черёмин булып торды.

Көннең беренче яртысында, шулай ук, «RussiaTALK» инвестицион конференциясе үтәчәк. Монда эре бизнесның кече һәм урта компанияләренң ярдәм итү сораулары каралачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International