Линар Якупов: “Татарстанга инвесторларны җәлеп итү процессында министрлыклар һәм рәислекләр арасында аралашу булырга тиеш”

2013 елның 25 октябре, җомга

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Республикасына туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү соравы буенча икенче киңәшмә үтте. Киңәшмәдә министрлыклар һәм рәислекләр, МИЗ “Алабуга” һәм “МИЗ “Иннополис” вәкилләре катнашты.

Катнашучылар инвесторларны җәлеп итү өчен республикада булган инвестицион өлкәләр буенча уртаклаштылар. Катнашучыларны сәламләгәндә, ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов туры чит ил инвестицияләрнең күләме 2012 елда 580 млн доллар тәшкил иткәнен билгеләде.

“Бүген безнең максатыбыз – туры чит ил инвестицияләрнең (ТЧИИ) күләмен арттыру, - дип Линар Якупов белдерде. – Татарстанның 2011-2015 елларга программасы буенча республикада бер кешегә ТЧИИ күләме 2015 елның азагына 1500 долларга кадәр артырга тиеш”.

Бирелгән максатны тормышка ашыру өчен республиканың һәр районында инвестицион өлкәдә җаваплы кешеләр бар. Әмма алар үзара аралашырга тиеш дип 13 августта үткән беренче киңәшмәдә карар ителде.

Очрашуда Россия икътисадында  дәүләт-шәхси партнерлык роле һәм республиканың сигез приоритетлы юнәлешләре каралды: химия һәм нефтехимия сәнәгате, машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, төзелеш һәм төзелеш материалларын җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, медицина һәм фармацевтика, мәгълүмати  технологияләр һәм телевизион аралашу, халәл-индустрия, хезмәт күрсәтү һәм туризм.

Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ильдар Фатихов республиканың приоритетлы юнәлешләре буенча семинарлар үткәрүенең мөһимлеген ассызыклады.

Очрашу азагында Линар Якупов катнашучыларны рәхмәтләде һәм  инвестицияләрне җәлеп итү буенча бердәм эффектив эшкә өметләнәбез” дип билгеләде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International