«Bor-tek» Төркия компаниясе Генераль директоры «Деловой квартал» журналының сайтында Татарстан белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Орхан Ихсаноглу Россия турында әйткәндә, «Bor-tek» компаниясенең Россия территориясендә хезмәттәшлек итергә зур кызыксынуы турында белдерде. “Россия – дөньяда иң тиз үсеш ала торган илләрнең берсе. Әлбәттә, Россиядә кайбер авырлыклар бар, әмма аның үсеше өчен потенциалы зур”.
“Россия базарына кергәндә без баштан Татарстанга игътибар иттек, Татарстан Республикасының Экспорт Корпорациясе белән таныштык, бергә эшли башладык, - дип Орхан Ихсаноглу белдерде. – Алар безне мәгълүмат белән тәэмин иттеләр, хөкүмәт органнары белән очрашуларны уздырдылар, регион таләпләрен һәм киләчәк инвесторларын билгеләделәр – бу барысы да компания эшенә бик ярдәм итте”.
Орхан Ихсаноглу сүзләре буенча “Россия турында дөньяда уңай мәгълүмат һәм шул мәгълүмат инвесторларны үз территориясенә җәлеп итү мөмкинлеге белән булырга тиеш”.
Татарстан турында Орхан Ихсаноглу “Россия үзәгендә урнашкан “тәмле урыны” - Татарстан турында бердәм белем булырга тиеш” дип әйтте.
Шулай ук блокта Татарстан өчен төрле тәкъдимнәр бирелде, алар арасында, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм башка шәһәрләрдә вәкиллекләрне ачу. Орхана Ихсаноглу сүзләре буенча, башка шәһәрләрдә офисларны ачу республикага һәм регионга өстенлекләр бирәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте