Өч көн эчендә Чечен Республикасының министрлыклары һәм идарәчелекләре вәкилләренә Татарстанның регионара хезмәттәшлек өлкәсендә тәҗрибәсе күрсәтеләчәк.
27 октябрьдә Татарстанга Чечен Республикасы делегациясе килде. Аның составына икътисади, территориаль үсеш һәм сәүдә, транспорт һәм элемтә министрлыклары башлыклары, бирелгән министрлыкларның белгечләре керде. Делегация башлыгында Чечен Республикасының Хөкүмәт рәисе урынбасары Хасан Хакимов торды.
Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин белән Чечен Республикасының Хөкүмәт рәисе урынбасары Хасан Хакимов, Икътисад, территориаль үсеш һәм сәүдә министры Муслим Хучиев, Кластерлы сәясәт һәм инвестицион эшчәнлек департаменты директоры Магомед-Хусейн Мустафинов очраштылар. Очрашуда, шулай ук, ТР ИҮА дәүләт-шәхси партнерлык үсеше бүлеге рәисе Сергей Головин, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигматулин, Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар.
Катнашучылар инвесторларны мавыктыру, «Invest in Tatarstan» PR-кампаниясе, сәнагәть мәйданнар һәм республиканың махсус икътисади зоналар турында уртаклаштылар. Яклар “бер тәрәзә” принцибы, инвестицион проектларны караучы электрон система - iPMS (Investment Project Monitoring System) һәм дәүләт органнарының эшчәнлек стандарты турында сөйләштеләр.
Кунакларга, шулай ук, Татарстанның сигез приоритетлы үсеш юнәлешләре тәкъдим ителде: химия һәм нефтехимия сәнәгате, машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, төзелеш һәм төзелеш материалларын җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, медицина һәм фармацевтика, мәгълүмати технологияләр һәм телевизион аралашу, халәл-индустрия, хезмәт күрсәтү һәм туризм.
Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы турында белдерде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте