Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе Бишкекта үткән күргәзмәсендә диплом алды

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

23-27 октябрьдә үткән «Бишкек-2013» Халыкара универсаль ярминкәүргәзмәсендә Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе “Кама” Сәүдә йорты исеменнән чыгыш ясады.

Күргәзмә кысаларында Кыргыз Республикасы башкаласында машина төзелеше, техника, фурнитура, телеаралашу, мәгълүмати технологияләр, җиңел сәнагәть, азык-төлек , энергетика һәм төрле товарлар тәкъдим ителде.

“Кама” Сәүдә йорты стендында Кыргыз Республикасы эшкуарлары белән актив сөйләшүләр үтте. Стендны Кыргыз Республикасының Сәүдәәнагәть пулаты Вице-президенты Рима Апасова, Кыргыз Республикасында Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиллеге Баш белгече Людмила Романченко һәм башкалар карадылар.

Күргәзмә нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе “Ел дебюты” номинациясе дипломын алды.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International