“СМАРТ Сити Казан” технополисын International Enterprise Singapore компаниясе делегациясе карады

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

“СМАРТ Сити Казан” технополисы мәйданына сәфәр делегациянең Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе вәкилләре белән очрашу дәвамы булып торды.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында International Enterprise Singapore компаниясе вәкилләре ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигматулин һәм ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд белән очраштылар.

International Enterprise Singapore Генераль директоры урынбасары Чуа Таик Хим Татарстан белән хезмәттәшлек турында сөйләшкәндә, компаниянең республикага визит кысаларында яңа аралашу өлкәләрен табу нияте турында белдерде.

“СМАРТ Сити Казан” технополисы турында уртаклашу аның территориясендә дәвам итте. Шунда компания делегациясе ТР ИҮА һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе вәкилләре белән килде. Мәйданда проектның мастер-планы һәм бирелгән территориянең кластерлы үсеше турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы International Enterprise Singapore компаниясенә Татарстанга визит кысаларында ТР ПРезиденты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу, МИЗ “Алабуга”га. Казан IT-паркына сәфәр һәм кайбер инвесторлар белән очрашуларны уздырды.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International